Бик җайлы лимон джемы ясыйбыз
Кирәк булачак: 1 кг лимон, 3 кг шикәр комы, 2 л су.
Кирәк булачак:
1 кг лимон
3 кг шикәр комы
2 л су
⠀
Әзерлибез:
1. Лимонны җылы су астында яхшылап итеп юабыз.
2. Тышы белән бергә юка телемләргә турыйбыз. ( Җимешнең төшләрен алырга онытмагыз — алмасагыз джем әче булачак!)
3. Туралган лимонны кәстрүлгә бушатып, өстенә кайнатылган (ләкин кайнар булмаган) су салып бер көнгә каплап куябыз.
⠀
4. Бер көн үткәч, шул ук кәстрүлдә талгын утка пешерергә куябыз. Лимонның кабыгы йомшарганчы пешерәбез.
5. Аннан шикәр комын салып яхшылап болгатабыз.
6. Кайнатманы тагын 20 минут ут өстендә тотарга кирәк!
⠀
7. Джемны банкага тутырып кайнар сулы савытка утыртып, суытабыз!
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев