Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшьлек

Түбән Камада 15 августта шәһәркүләм татар яшьләре форумы үтәчәк

Форум кысаларында ярминкә эшләячәк.

15 августта Түбән Каманың «Ковер» яшьләр инициативалары үзәгендә II шәһәркүләм татар яшьләре форумы узачак. 

Оештыручылар сүзләренчә, форумда Түбән Кама муниципаль районының Яшьләр парламенты белән Татар һәм төрки халыкларның милли конгрессы арасында килешүләр имзалау, социаль контракт программасы буенча үз эшеңне ачу мөмкинлекләре белән танышу, брендны эшләгәндә һәм үстергәндә дәүләт ярдәме чараларын тәкъдим итү, катнашучылар өчен форсайт-сессия оештырылачак.

Чарага 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр чакырыла. Катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә башлана.

Катнашуга гаризалар +7 996 124-51-73 телефоны буенча кабул ителә.

Форум кысаларында ярминкә эшләячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев