Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Фирдүс Тямаев җитди операция кичергән

Барысы да яхшы үткән.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның уң аягына җитди операция ясаганнар. Бу хакта ул үзенең подписчикларына сөйләде.

Җырчы сүзләренчә, операцияне Уфада ясаганнар, барысы да яхшы үткән. Операция 2,5 сәгать дәвам иткән.

Ике ел элек Тямаев бу аягына Германиядә операция ясаткан иде инде, ләкин ул нәтиҗә бирмәгән, шул ук урында киста барлыкка килгән. Алдагы ике айда артистка култык таяклары белән йөрергә туры киләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев