Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Җыр кергәч күңелгә...

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе бүлмәсенең ишеген әле берничә ел элек кенә ачып кергән Инзилә Галиуллинаның да шигырьләре җыр булып яңгырый башлаганга инде унбиш еллап вакыт үткән.

2012 елдан бирле шигырьләрен һәм җырларын ул интернет аша киң аудиториягә җиткерә. 

Җыр яңгырый. Аның сихри моңы сине әллә кайларга алып китә: иңнәреңә канатлар куя, уйландыра, моңландыра. Шигьри юллар җыр булып яңгырасын өчен, шигырь язганда аерым бер үзгә тоемлау кирәктер. 

Инзилә Ык буенда урнашкан Гөлек авылы кызы. Беренче җыры да аның үзенең туган авылы Гөлеккә багышланган. Күңел хисләре шигьри тәлгәшләр булып ак кәгазьдә урын алуы — ул авылның гүзәл табигате, Кыз һәм Егет таулары, җиләкле, чәчәкле тау итәкләре йогынтысыдыр, мөгаен. Минзәләнең алтын куллы кешеләре — балта осталары, игенчеләре, итекчеләре, балыкчылары, аш-су осталары, тегү-чигүчеләре белән дан тоткан, уңган-булган бу як халкы кызның күңелендә зур урын алган. 

Мәктәпне тәмамлагач, Инзилә Галиуллина 1992-1995 елларда Минзәлә медицина көллиятендә укый. Түбән Камага 1995 елда практикага икенче хастаханәнең травматология бүлегенә килгән кыз монда шәфкать туташы булып урнаша һәм озак еллар шунда эшли. Соңрак ул 86 нчы балалар бакчасында, спорт мәктәбендә хезмәт куя.

Бүгенге көндә дә Инзилә Мансур кызы — шәфкать туташы. Инзилә һәм тормыш иптәше Таһирның уртак җимешләре өч бала — ике ул һәм кыз, оныклары Амилия гаилә бәхетен тулыландыралар. Инзилә Галиуллина тормышны ярата, иҗатта канатланып яши. Аның һәрдаим яңа шигырьләре, җырлары интернет челтәрләрендә урын ала. Кырыклап җыры бар инде Инзиләнең. Аларга үзешчән композиторлар, автор-башкаручылар Вагыйз Газизов, Фәния Мөхәммәтшина, Илһам Мәрданов, Фәрит Абязов, Фәридә Сәхәбиева, Зарима Әюпова, Ильяс Ахмаев, Рөстәм Әхмәтханов көйләр язган. 

Инзилә Мансур кызының иҗат нәтиҗәсе — аның «Яратам», «Җилләр булсам» дип аталган ике китабы. Инзилә Галиуллина 2021 елда узган Минзәлә муниципаль районының Рәшит Гәрәй исемендәге шигырьләр һәм республикабызның «Яшь йөрәкләр» җырлар бәйгеләре лауреаты. Җыр керсен күңелгә Һәм калсын гомергә...

Матурдан-матур шигырьләрең, синең сүзләргә язылган җырлар туып торсын, Инзилә! Иҗади уңышлар сиңа, каләмдәшебез!

Киек казлар 
Шәһәр өстеннән кыйгачлап 
Очып үтте киек казлар. 
Җил җиткерде тавышларын,
Сагындырган туган яклар.

Киек казлар канат кага,
Каңгылдашып аваз сала. 
Туган якка кайтулары 
Сагынуларга була дәва. 

Казлар оча: «Кыйгак-кыйгак!» 
Һава ярып ишетелә. 
Шушы казлар тавышлары 
Күңелемә никтер тия. 

Яңгыр түгел, яшьләр тама, 
Бәгырьләрнең әрнүеннән. 
Туган яксыз кошларга да, 
Кешегә дә авыр икән.

Рушания Габбасова, «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе сәркатибе
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев