Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт министрлыгында балалар бакчасы өчен ана капиталы белән түләү турында сөйләделәр

Шулай ук ана капиталы белән балалар бакчасында өстәмә түгәрәкләр яки секцияләр өчен түләргә мөмкин.

Балалар бакчасы өчен ана капиталы белән күпфункцияле үзәктә, Социаль фондның клиент хезмәтендә, шулай ук дәүләт хезмәтләрендә түләргә була. Бу хакта Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр ителә, дип яза «Российская газета».

Билгеләп үтелгәнчә, моның өчен порталда «Ана капиталын куллану» бүлеген сайларга, анда «Балаларга белем бирү» төймәсенә басарга, мәгариф оешмасы категориясен «Балалар бакчасы» дип күрсәтергә кирәк.

Шулай ук ана капиталы белән балалар бакчасында өстәмә түгәрәкләр яки секцияләр өчен түләргә мөмкин, дип игътибарны юнәлттеләр министрлыкта. Мисал өчен, бию, рәсем буенча өстәмә дәресләр булырга мөмкин.

Бу очракта «Белем бирү хезмәтләре» хезмәтен сайларга кирәк. Аннары гариза язып җибәрергә була.

Ведомствода, оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булган очракта гына, балалар бакчасы өчен сертификат чаралары белән түләргә мөмкин, дип кисәттеләр. Аның белән килешү яки өстәмә килешү нигезендә, укыту ана капиталы белән түләнә дигән тамга булырга тиеш.

Шул ук вакытта ана капиталын гаиләдәге теләсә кайсы баланың балалар бакчасы өчен түләүгә кулланырга мөмкин. Әгәр дә документ кечесенә рәсмиләштерелгән, ә балалар бакчасына өлкән бала бара икән, сертификатны энесе туганнан соң ук кулланырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев