Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт министрлыгы хезмәт ветераны исемен алу шартларын атады

Татарстанда барлыгы эшкә сәләтле өлкән яшьтәге 935 мең кеше яши, хезмәт ветераны исеменә 135 мең кеше ия.

Татарстанда хезмәт ветераны исемен алу өчен хезмәт стажы һәм ведомство бүләкләре булырга тиеш. Бу хакта кичә «Татарстан онлайн» туры эфирында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Хезмәт ветераны исемен ничек алырга? Моның өчен стаж кирәк. Ир-атлар өчен кимендә 25 ел, хатын-кызлар өчен — 20 ел. Шулай ук ведомство бүләкләре булырга тиеш. Димәк, сез эшләгән тармак башкарган хезмәтегезне хупларга тиеш. Алар (ведомство бүләкләре) төрле һәм федераль дәрәҗәдә билгеләнә. Мәгариф системасы өчен бу «ветеран» күкрәк билгесе, сәламәтлек саклау һәм социаль яклау системасында — мактау грамотасы», — дип аңлатты ул.

Хезмәт ветераны исемен хезмәт эшчәнлеген дәвам иткән чакта да алырга мөмкин, әмма ташламалар пенсиягә чыккач кына биреләчәк. Татарстанда барлыгы эшкә сәләтле өлкән яшьтәге 935 мең кеше яши, хезмәт ветераны исеменә 135 мең кеше ия.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев