Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хезмәт министрлыгы: 2025 елда Татарстан халкы 120 көн ял итәчәк

245 көн эшләячәк.

2025 елда Татарстан халкы 120 көн ял итәчәк һәм 245 көн эшләячәк. Әлеге мәгълүматлар республиканың Хезмәт, социаль яклау һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы чыгарган җитештерү календарендә китерелә, дип яза «Татар-информ».

Документ буенча, гыйнварда (Яңа ел каникуллары) яллар 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Киләсе елда 23 февраль (Ватанны саклаучылар көне) һәм 8 Март (Халыкара хатын-кызлар көне) шимбә һәм якшәмбегә туры килә. 24 февральдә һәм 10 мартта (дүшәмбе) эш көне була.

Май аенда Яз һәм хезмәт бәйрәме, шулай ук Җиңү көне уңаеннан яллар 1-4 майда һәм 8-11 майда була.

Июньдә Татарстан халкын Корбан бәйрәме (6-8 июнь) һәм Россия көне (12-15 июнь) уңаеннан яллар көтә.

30 август (Татарстан Республикасы көне) шимбәгә туры килә, шуңа күрә өстәмә ял көне булмый.

Көзен татарстанлылар 2-4 ноябрьдә (Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан) һәм 6 ноябрьдә (Татарстан Республикасы Конституциясе көне) ял итәчәк.

Яңа ел яллары 31 декабрьдә башлана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев