Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вильфанд: көчле яңгырлар аркасында Татарстанда елгалар ярларыннан ташып чыгарга мөмкин

Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде.

Якын көннәрдә көчле яңгырлар аркасында Свердловск өлкәсе һәм Татарстанда елгалар ярларыннан ташып чыгарга мөмкин. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.

«Свердловск өлкәсендә бик көчле яңгыр көтелә, өстәвенә ул дәвамлы булачак. Моның Свердловск өлкәсе елгаларына да, Татарстандагы күрше елгаларга да йогынтысы булачак, анда <...> чын проблема», — дип кисәтте метеоролог.

Моннан тыш, Россиянең тагын берничә төбәгендә көчле явым-төшем көтелә. Бурятиядә хәзерге вакытта эссе һава торышы урнашты, анда көчле яңгырлар көтелә, җил секундына 24 метрга кадәр көчәячәк. Томск өлкәсе һәм Көнбатыш Себернең башка якын-тирә төбәкләрендә көчле яңгырлар булуы ихтимал.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев