Утыргычлар кая качкан?
Быел җәй шәһәребез бик матурланды һәм төзекләндерелде.
Күп урамнарда яңа юллар салынды, төп-төз аллеялар һәм скверлар пәйда булды. Бигрәк тә Тынычлык проспектында зур күләмдә төзү эшләре алып барылды һәм шәһәрнең башка урамнарына караганда алданрак тәмамланды.
Берничә көн элек бу проспект буенча җәяү узарга туры килде. Төзекләндерү эшләренә кадәр бу урамның ике ягында да бик күп утыргычлар бар иде. Хәзер, берничә чакрым узып та, утырып ял итәрлек бер утыргычны да күрмәдем... Хәтта бер банк каршында астына матур итеп таш җәелгән, читләре тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган мәйданчыктагы эскәмия дә юкка чыккан. Таш астынннан арматура чыбыгының очы гына күренеп тора.
Ремонт эшләренең проекты буенча утыргычлар урнаштыру планга кертелгәндер, дип өметләнәм. Бу мәсьәләнең икенче ягы да бар — элек һәр эскәмия янында чүп савытлары урнаштырыла иде. Хәзер алар булмагач, матур итеп салынган җәяүлеләр өчен ташлы юлларның ике читендә дә чүп калдыклары бермә-бер арткан. Шуңа күрә шәһәребезнең иң матур проспектларының берсе булган Тынычлык урамына, бик соңга калмыйча гына, утыргычлар куярлар әле дип ышанасы килә.
Фәрит Вагыйзов, аксакаллар шурасы әгъзасы.
Автор фотосы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев