Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тынгы белмәс ветеран

Ел саен 1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә, анда һәркем гадәттәгечә өлкән буын вәкилләрен хөрмәтли.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 11 нче районара инспекциясендә дә өлкән хезмәттәшләре, шул исәптән лаеклы ялда булганнар турында да онытмыйлар. Элеккеге хезмәткәрләрне инспекциянең актлар залында узган тантаналы чарага чакырганнар. Җыелганнарны инспекция начальнигы Алексей Абакумов җылы сәламләде. 

Катнашучылар арасында Түбән Кама районы буенча салым инспекциясенең беренче начальнигы, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы, моннан шактый еллар элек, 60 яше тулгач лаеклы ялга киткән Мансур Корбангали улы Ганиев та бар иде. 

Мансур Ганиев пенсиягә чыккач, туган якны өйрәнү, генеалогик тикшеренүләр белән шөгыльләнүе һәм 14 буыннан нәсел шәҗәрәсе төзүе турында сөйләде. Шәҗәрә 1600 елдан башлап төзелгән һәм анда мең ярымга якын исем һәм 38 фамилия исәпләнә. Шулай ук Мансур Ганиев Әлки районындагы үз авылы һәм тагын 8 торак пункт шәҗәрәләрен дә төзегән.

Ә шәһәрнең 55 еллыгына, халык санын күрсәтеп (сан буенча мәгълүматлар архивтан алынган) структура үсеше динамикасында «Түбән Кама районы шәҗәрәсен» төзеде. Әлки районының Мактаулы гражданины Мансур Ганиев, ике китап авторы, 78 яшендә әле дә эзләнү эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Фото шәхси архивтан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев