«Туган як»ка язылу дәвам итә
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2025 елның беренче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе дәвам итә.
«Туган як»ны өй адресыгызга китерү өчен язылу бәясе — 828 сум 72 тиен. Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп язылырга мөмкин.
Альтернатив язылу: редакциянең (Химиклар урамы, 64 а) үзеннән килеп алучыларга — 450 сум, эш урыннарыннан һәм башка үзегезгә якын урыннардан килеп алучыларга — 500 сум.
Иганәчелек — мактауга лаек
Газетабызга язылу компаниясе барышында «Туган як»ка яздыруда иганәчелек ярдәме күрсәтүче мәрхәмәтле кешеләр аеруча мактауга лаек. Без һәр ярты ел саен мохтаҗ кешеләрне (инвалидларны, ветераннарны, үз хезмәт коллективларында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерларны һ.б.) хәйрия тәртибендә "Туган як«ка яздыруда ярдәм итүләрен сорап җитәкчеләргә, депутатларга, татар җанлы эшмәкәрләргә мөрәҗәгать белән чыгабыз. Быел әлеге акциягә «РаМус» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Рафис Минневәли улы Мостафин; Түбән Кама шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов; «СпецТрансСервис» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Динар Васил улы Пасыев; Түбән Кама бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Илһам Илдар улы Булатов иң беренчеләрдән булып кушылды. Бу мәрхәмәтле кешеләр редакциядән бирелгән исемлек буенча инвалидларны, ветераннарны "Туган як"ка яздырдылар. Аларның әлеге күркәм үрнәгенә башкалар да кушылыр дигән өметтә калабыз.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев