Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларның Рамил Муллин белән очрашуларының яңа графигы билгеле булды

13 августтан Түбән Кама мэры Рамил Муллинның шәһәр халкы белән очрашулары башланып китә.

Аларда ул 2030 елга кадәр Түбән Кама үсешенең «Урмандагы шәһәр», «Полицентрик шәһәр» һәм «Уңайлы хәрәкәт шәһәре» юнәлешләре турында сөйләячәк.

Бу юлы очрашулар узачак урыннар:

  • 13 август 18:00 сәгатьтә, ЦКИ «База» Урман урамы буйлап;
  • 22 август 18:00 сәгатьтә, Мәктәп бульвары урамы буенча «Ковер» ЯИҮ;
  • 27 август 18:00 сәгатьтә, Төзүчеләр проспекты буенча «Адымнар» мәктәбе;
  • 5 сентябрь 18:00 сәгатьтә, Габдулла Тукай исемендәге китапханә.

Барлык өч юнәлешнең тасвирламасын шәһәр урамнарында волонтерлар тарата торган «Обсуждай» буклетларында күрергә мөмкин.

Моннан тыш, «Открой-Обсуждай-Выбирай» сайтында Түбән Кама үсешенең өч юнәлеше турында фильмнар карарга була.

«Сентябрьдә һәр түбәнкамалы шәһәр үсешенең кайсы юнәлешләрен беренче чиратта гамәлгә ашырырга кирәклеген сайлый алачак», — дип билгеләп үтте Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев