Түбәнкамалыларны «Зур этнографик диктант»ка кушылырга чакыралар
Диктант Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан онлайн һәм оффлайн форматта уздырыла.
1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр Түбән Камада ел саен үткәрелә торган «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узачак.
Сигезенче ноябрьдә шәһәр халкы Халыклар дуслыгы йортында һәм 11 нче мәктәптә диктант яза алачак. Чара сәгать 11дә башлана, дип хәбәр итте Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар Рамазанов.
«Диктант Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан онлайн һәм оффлайн форматта уздырыла. Барлык теләүчеләр дә катнаша ала, мәгълүмат социаль челтәрләрдә урнаштырылачак», — дип ачыклык кертте Рамазанов.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев