Түбәнкамалыларны макулатура тапшырып, акча эшләргә чакыралар
Икенчел чимал кабул итүнең биш пункты эшләячәк.
Түбән Камада 11 апрельдә «Калдыкларны — керемгә» экологик акциясе кысаларында икенчел чимал кабул итүнең биш пункты эшләячәк.
Шәһәрлеләр акчага макулатура (иске китаплар, ялтыравык журналлар һәм газеталар, кулланылган ак кәгазь), пластик шешәләр, алюминий банкалар (килограммы өчен 10 сум), картон (килограммы өчен 7 сум) тапшыра алачак.
Моннан тыш, батарейкалар тапшырырга була, ләкин алары бушлай кабул ителә.
Кабул итү пунктларының эш графигы:
- 9:00-9:30 — «Мирас» мәдәният йорты, Красный Ключ бистәсе;
- 9:45-10:15 — «Бызово» базары янында парковка;
- 10:30-11:00 — МЦ «Ковер» (Мәктәп бульвары, 7/2);
- 11:15-11:45 — Төзүчеләр проспектындагы «Эссен» сәүдә үзәге янында машина кую урыны;
- 12:00-12:30 — «Сити Молл» сәүдә үзәге парковкасы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев