Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларга түләүсез юридик ярдәм күрәстеләчәк

Җомга көнне, 30 июньдә, Түбән Камада Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүнең бердәм көне узачак.

Түбәнкамалылар «Бердәм Россия» партиясенең Студентлар урамы, 9 адресы буенча урнашкан җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә консультация ала алачак.

Белгечләр түбәндәге график буенча кабул итәчәк:

8.00-9.30 — РФ Пенсия һәм социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча Түбән Кама муниципаль районы Клиентлар хезмәтенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Тәгъзимә Садыйкова,

9.30-11.00 — Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе Чулпан Ульданова,

11.00-12.30 — Түбән Кама нотариаль округы нотариусы Ризидә Хәлиуллина,

12.30-14.00 — «ТР БТИ» АҖнең Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Чимарова,

14.00-15.30 — адвокат Гөлнара Җаббарова.

41-71-95 телефоны буенча өстәмә мәгълүмат алырга һәм кабул итүгә язылырга була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев