Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларга кайнар су булмауның сәбәпләрен аңлаттылар

19 августта Түбән Камада гидравлик сынаулар аркасында кайнар су бирү туктатылган иде.

29 августта шәһәрнең берничә йорты гына кайнар су күрү бәхетенә иреште. Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов ни өчен башка йортларга да кайнар су бирелмәве турында аңлатты. Җитәкче сүзләренчә, шәһәр халкы су бирү вакытлары турында ялгыш мәгълүмат алган. 

Эш шунда, 19 августта Түбән Камада гидравлик сынаулар аркасында кайнар су бирү туктатылган иде. Сынаулар, планлаштырылганча, 29 августта тәмамланды.

Шул вакытта су магистраль челтәрләрдән квартал челтәрләренә тапшырыла башлады, анда, үз чиратында, шулай ук тикшерүләр уза. Бары тик шуннан соң гына су әкренләп түбәнкамалыларның фатирларына тарала башлый. Бу процесс берничә көнгә кадәр дәвам итә.

«Шуңа күрә безгә халыкка дөрес мәгълүмат бирергә, тормышка ашырылмаслык сроклар билгеләмәскә, ә дөрес мәгълүмат бирергә кирәк», — дип билгеләп үтте Роман Булатов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев