Түбәнкамалыларга йорт хайваннарын бушлай стерилизацияләү мөмкинлеге турында сөйләделәр
Программа 2020 елдан бирле эшли.
Түбән Камада йорт хайваннарын түләүсез стерильләштерү программасы дәвам итә. Программа 2020 елдан бирле эшли. Аның төп бурычы — йортсыз хайваннар санын киметү.
Бу программадан йортсыз хайваннарга ярдәм фонды белән килешү төзегән пенсионерлар, аз керемле гражданнар, волонтерлар файдалана ала. Хайванны түләүсез стерилизациягә яздыру өчен Ахтубинская урамы, 6а адресы буенча урнашкан фондка барырга кирәк.
«Түләүсез стерилизациягә юллама алу өчен фондка 10 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр килергә кирәк. Үзең белән хайванның 10×15 зурлыктагы ике төсле фотографиясен алып килергә кирәк, анда хайван тулысынча күренә торган булсын. Үзең белән паспорт, пенсия таныклыгы булырга тиеш, кеше гариза яза һәм шуннан соң ул безнең шәһәрнең 3 клиникасына языла ала», — дип аңлатты ветеринар Надежда Семенова.
Хайван хуҗасы өч ветеринария клиникасының берсенә юллама ала: ветеринария ярдәме үзәге, дәүләт ветеринария станциясе яки «Айболит» клиникасы.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев