Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларга газоннарда машина куйган өчен штраф суммаларын искә төшерделәр

Максималь сумма 100 мең сум тәшкил итә.

Газонда машина кую өчен штраф күләме 2 мең сумнан башлана. Максималь сумма 100 мең сум тәшкил итә.

Түбән Кама АТИ бүлеге җитәкчесе Илдар Сафиуллин хәбәр иткәнчә, физик затларга — 2 меңнән 3,5 меңгә кадәр, вазифаи затларга — 5-20 мең сум, юридик затларга 50-100 мең сум штраф билгеләнә.

Түбән Камада АТИ бүлеге хезмәткәрләре транспорт чараларын яшел зоналарда калдыручы машина йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар үткәрә. Кышкы чорда бу рөхсәт ителгән иде, ләкин хәзер, кар катламы бетү сәбәпле, әлеге хокук бозу штраф белән җәзалана.

Хокук бозучыларны комиссиягә чакыралар, анда штраф суммасын билгелиләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев