Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалыларга бушлай юридик ярдәм тәкъдим ителә

Кабул итүгә 41-71-95 телефоны буенча язылырга мөмкин.

24 ноябрьдә Түбән Камада түләүсез Юридик ярдәм көне узачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

Халыкны 8.00 сәгатьтән 9.30 сәгатькә кадәр Пенсия фонды белгече кабул итәчәк. Түбәнкамалылар 11.00 сәгатьтән 12.30 сәгатькә кадәр нотариуска сораулар бирә алачак.

12.30 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр шәһәр халкының сорауларына «ТР БТИ» АҖның Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе җавап бирәчәк. Ә 14.00 сәгатьтән 15.30 сәгатькә кадәр яшәүчеләргә адвокат киңәш бирәчәк.

Түбәнкамалылар белән очрашу Студентлар урамы, 9 адресы буенча җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә узачак.

Кабул итүгә 41-71-95 телефоны буенча язылырга мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев