Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар «Уйна, гармун» фестивалендә чыгыш ясау мөмкинлеге өчен көрәшәчәк

Бәйрәм 24 августта 14:00 сәгатьтә «Гаилә» паркында узачак.

Түбән Камада гармун, баян һәм курайда уйнаучылар арасында фестивальнең зона этабына әзерлек башланды. Теләге булган һәркем катнаша ала. Бәйрәм 24 августта 14:00 сәгатьтә «Гаилә» паркында узачак.

Иң яхшы баянчылар яисә гармунчылар аннары Түбән Каманы «Уйна, гармун» республика фестивалендә тәкъдим итәчәкләр, ул Татарстан Республикасы көнендә 30 августта Казанда Камал театрында узачак. Анда конкурска йомгак ясала. Фестиваль ике телдә үткәрелә.

«Гомумән бәйрәм атмосферасына чумарга мөмкин булачак, чөнки безнең күп кенә бабайларыбыз, әбиләребез бу уен коралларында уйный һәм тәҗрибәләрен балаларына, оныкларына тапшыра», — дип билгеләп үтте Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлназ Арсланова.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев