Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар йорт хайваннарын бушлай стерилизацияли ала

Телефон: +7 (927) 241-44-31.

Түбән Камада йорт хайваннарын түләүсез стерилизацияләү программасы эшли.

Әлеге программадан пенсионерлар, аз керемлеләр, хайваннарны карап торучы волонтерлар, шулай ук авыл җирлекләрендә прописка белән яшәүчеләр файдалана ала.

Ахтубинская урамындагы 6а номерлы бинада урнашкан «Өмет» йортсыз хайваннарга ярдәм фондына мөрәҗәгать итәргә була. Телефон: +7 (927) 241-44-31.

Үзең белән түбәндәгеләрне алып килергә кирәк:

хайванның кәгазьдә чыгарылган 2 төсле фотографиясе;
паспорт;
пенсия таныклыгы яки социаль яклау белешмәсе (аз керемлеләр өчен), яки Фонд белән килешү төзергә (волонтерлар өчен);
ветклиникадан направление (Ахтубинская урамындагы 6а номерлы бинаның ян-ягында урнашкан).

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев