Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар ел саен уза торган «Болгар җыены»нда булып кайтты

Бу чарага Россиянең бар төбәкләреннән килеп, ата-бабалары өчен дога кылалар, кайчандыр Болгар шәһәре булган истәлекле урыннар белән танышалар.

Болгар җыены Ислам дине кабул ителү уңаеннан һәр елны зурлап үткәрелә. Анда Татарстан җитәкчелеге, Россия мөфтиятләре, чит илләрдән килгән мөселман җәмгыятьләре дә катнаша. Алар «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» 2024 ХV Халыкара икътисади форумына җыелган. 

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җыенда ясаган чыгышында 992 елда биредә ислам дине кабул ителүен хакында әйтеп, халкыбызга хас булган гореф-гадәтләребезне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев та халыкның Болгарда бердәм булып җыелуын зур казаныш буларак ассызыклады. 

Быел «Изге Болгар җыенында» җәмәгать белән тәүбә намазы укылды. Ул Кече манара янында оештырылды. Тәлгать хәзрәт Таҗетдин үгет-нәсыйхәтләрдән соң, йөзләгән мөселман бергәләп намаз укыды, дога кылды. 

Быелгы җыенның яңалыгы — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тәкъдиме белән Гаилә елы һәм хәләл яшәү рәвешен пропагандалау максатында гаиләләр арасында хаҗга 6 юллама уйнатылды. 

Шулай ук Болгар җыены барышында милли көрәш буенча 17 илдән килгән спортчы көч сынашты. Болгар җыенына килгән халык башка районнарда яшәүче мөселман кардәшләр белән танышып, аралашты, берничә ел күрешмәгән дуслары белән очрашты. Кунаклар өчен концерт, төрле кәсепчеләрнең эшләре күргәзмәсе, хәләл продукция ярминкәсе, төрле осталык дәресләре оештырылган иде. Теләге булганнар борынгы ысул белән каләм карасы һәм баш киемнәре ясарга өйрәнеп карады. Коръән музеенда татар халкының танылган шәхесе Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 165 ел тулуга багышланган «Ризаэтдин Фәхретдин — галим һәм дин белгече» күргәзмәсе белән танышты. 

Егерме меңнән артык кешене кабул иткән Җыен шулай төрле чараларга бай булып, бер сулышта үтте.

Автор фотосы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев