Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалылар 27 сентябрьдә түләүсез юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак

Белешмә өчен: +7 (8555) 41-71-95.

Түбән Камада 27 сентябрьдә Бөтенроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак.

Шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, алдан язылу буенча консультацияне Студентлар урамындагы 9 нчы йорттагы җәмәгать кабул итү бүлмәсендә алырга мөмкин була.

8:00 дән 9:30 га кадәр кабул итүне РФ пенсия һәм социаль иминият фондының ТР буенча клиент хезмәтенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Тәгъзима Садыйкова үткәрәчәк. 11 сәгатьтән төшкә кадәр түбәнкамалыларны Түбән Кама нотариаль округы нотариусы Ирина Миронова кабул итә.

13-14 сәгатьләрдә «ТР ТИБ» АҖнең Түбән Кама бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Чимарова белән киңәшләшергә була. 14:00 дән 15:30 га кадәр түбәнкамалылар белән адвокат очрашачак.

Белешмә өчен: +7 (8555) 41-71-95.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев