Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалы Зинаида Пестрова сайлау комиссиясе эшенең үз нечкәлекләре турында сөйләде

Зинаида Васильевна 20 елдан артык Кызыл Чишмә бистәсендәге 2266 участок сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора.

Бу язма герое Зинаида Васильевна Пестрова — 39 ел гомерен балалар укытуга багышлаган кеше. 1985 елдан, мәктәп ачылганнан бирле бер урында — Кызыл Чишмә урта мәктәбендә балаларга татар теле һәм әдәбият укыта. 

Узган ел аның җитәкчелегендәге сыйныфтагы 11 укучы мәктәпнең «йөзек кашы» була. Аларның икесе алтын, өчесе көмеш медаль иясе. Менә быел тагын бишенче сыйныф укучыларының сыйныф җитәкчесе Зинаида Пестрова. Төп эшеннән тыш җәмәгать эшенә дә вакыт таба, барысына да өлгерә ул.

Зинаида Васильевна 20 елдан артык Кызыл Чишмә бистәсендәге 2266 участок сайлау комиссиясе әгъзасы булып тора. Авыл җирлекләрендә, бистәләрдә, гадәттә сайлау комиссиясенә укытучыларны, тәрбиячеләрне куялар. Зинаида Васильевнаны да ул вакытта авыл советы рәисе булып эшләгән Николай Никонов тәкъдим итә, һәм ялгышмый. Зинаиданың әтисе Василий дәдәй үзе дә гомерендә депутат та, комиссия әгъзасы да булган кеше бит әле. Шулай туры килә, ул комиссиядә утырган беренче сайлауда ук бюллетеньнар күп була. Сайлау участогы ябылгач, комиссиянең эше тагы да арта: бюллетеньнарны саныйсы, аерасы, барлыйсы, кыскасы бик матавыклы хезмәт... Шуннан куркыпмы, аның белән башлаган кайбер кешеләр инде икенче сайлауда комиссия әгъзасы булырга ризалык бирми. Ә Зинаида Васильевнаның холкы андый түгел, ул бер башлаган эшен ахырына җиткерергә өйрәнгән. 

Шәһәр сайлау комиссияләреннән аермалы буларак, авылларда, бистәләрдә кеше бер-берсен белә, укытучыларны бигрәк тә. Хезмәт юлын пионервожатый булып башлаган елларда Зинаида Васильевна җитәкчелегендә тимурчылар хәрәкәте актив эш алып бара. Ялгыз калган әби-бабайларның хәлен белешеп, булышып торалар. Сайлау җиткәч, өлкәннәр инде якын туганы белән күрешергә барган кебек, сайлауга теләп киләләр. Ә кем инде сәламәтлеге какшау яки картлык сәбәпле участокка килә алмаса, күчмә урна белән өйләренә барып сайлаталар. 

Сүз арты сүз чыгып, Зинаида ханым белән сайлау комиссия эшенең нечкәлекләре, үзенчәлекләре хакында сөйләштек. «Безнең комиссия әгъзалары үзара дус-тату. Инде ничә сайлауда бергә кулга-кул тотышып эшлибез. Сайлау комиссиясе рәисе Роза Рәхимҗан кызы Хәсәнова, бистә җирлеге башлыгы Илдус Кирам улы Зәйнетдинов сабыр, кешелекле ярдәмчел кешеләр. Үз вакытында бу эшкә тотынганда Валентина Михайловна Андриянова һәм Зинфира Шакүровна Хатимованың ярдәме нык тиде. Алар бик теләп тәҗрибә уртаклашты, эшкә өйрәтте», — диде ул. 

Сайлау комиссиясе эшенең үз нечкәлекләре, таләпләре бар. Көне буе камера күзәтүе астында утыру, күзәтчеләрнең игътибары... Шуны да әйтеп узу урынлы булыр. Кызыл Чишмә бистә сайлау участогының эше күзәтчеләр тарафыннан һәр сайлауда югары бәяләнеп килә.

Менә быел да 8 сентябрь — Татарстан Югары Советына сайлаулар булачак. Башка еллардагы кебек участокка килгән кешеләрне концерт номерлары каршы ала. Төрле чаралар, осталык дәресләре узачак. Өлкән яшьтәге кешеләрнең үзенчәлекләрен искә алып, сайлау саен участокта офтальмолог кабул итә. 

Язма ахырында Зинаида Пестрованың тагын бер һөнәрен язмый кала алмыйм. Ул 2018 елдан «Баш Чишмә» керәшен фольклор ансамбленә йөри. «Баш Чишмә» — аларның гаилә ансамбле. Биредә бар туганнар җыелган. Ансамбльне үз вакытында Зинаиданың абыйсының хатыны Валентина Тупаева оештырып, башлап җибәрә. «Авылыбызның бер истәлеге булсын» ди Валентина. Кызганыч, ул инде арабызда юк. Ансамбль исемен дә Чәбия авылында оешкан беренче колхоз исеме белән «Баш Чишмә» дип кушалар. Быел биш еллык юбиллен билгеләп үтәргә җыенган «Баш Чишмә» күп кенә халыкара, төбәк, республика, шәһәр һәм район конкурсларында һәм фестивальләрендә җиңүче һәм лауреат. Зинаида Васильевна үзе I Республика керәшен мәдәнияте онлайн-марафоны дипломанты булып тора.

«Барысына да ничек өлгерәсең?» — дигән сорауга «Кеше үзе өчен вакыт табарга тиеш. Яраткан шөгыльгә вакыт гел табыла ул», — дип җавап бирде. Әңгәмә ахырында газета укучыларыбызга исәнлек-саулык теләде. 

«Сәламәтлек булса — куйган максатларга ирешергә юл табарга була. Тырышлык гомер юлдашыгыз булсын», — диде Зинаида Васильевна. Ачык йөзле, киң күңелле Зинаида ханымга без дә уңышлар теләп калабыз. 

Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев