Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбәнкамалы Татьяна Патрикеева «Ты супер! 60+» тамашасында катнашты

Тапшыру эфирга 11 июньдә чыкты.

Түбән Камада яшәүче Татьяна Патрикеева «Ты супер! 60+» (6+) тамашасында катнашып, жюрины таң калдырды. Дүрт судья да җырчыга яшел ут бирде.

Түбәнкамалы катнашкан тапшыру эфирга 11 июньдә чыкты. Ул «Мы на лодочке катались» дип аталган рус халык җырын башкара.

Жюри әгъзалары номердан алган тәэсирләре белән уртаклашканнан соң, Татьяна Патрикеевага ярдәмгә Марк Тишман чыга, һәм алар инде дуэт белән тагын бер җыр башкара.

Шоу кагыйдәләре буенча жюри һәр сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча финалга үтүче ике катнашучыны сайлый. Кызганычка каршы, Татьяна ханым киләсе этапка үтә алмый.

Татьяна Патрикеевага 61 яшь, ул профессиональ җырчы түгел. Пенсиягә кадәр гомере буе диярлек «Нижнекамскнефтехим» да рәссам булып эшли. 2018 елда лаеклы ялга чыккач ул җырлый башлый.

Фото: ntv. ru/peredacha/Super60/m98380/o729978/video/ видеосының скриншоты.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев