Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың «Хәтер бакчасы»нда Карелиядән алып кайтан чыршы утырттылар

Россиядә «Урманны саклыйк» масштаблы экологик акциясенең алтынчы сезоны уза.

Әлеге акция кысаларында 35 нче янгын сүндерү-коткару часте янындагы территориядә 2021 елда янгын сүндерүчеләр «Хәтер бакчасы» булдырган иде.

Анда алар ел саен Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә агачлар утырталар. Быел бакчада «Нефтехимик» эзләү отряды экспедициядән алып кайткан Карелия чыршысы утыртылды. Моннан тыш, янгын сүндерүчеләр «Хәтер бакчасы» территориясен җыештырдылар һәм төзекләндерделәр.

35 нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Алексей Потапов частьның шәхси составына Бөек Ватан сугышы барышы турында тарихи фактлар турында сөйләде.

«Минемчә, мондый чаралар коллективта иптәшлек рухын ныгытуга ярдәм итә», — дип билгеләп үтте ул.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев