Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың Үзәк китапханәсендә истәлекле чаралар еш үткәрелә

Халык күңелен яулаган күренекле шәхесләр белән очрашулар күңелдә аеруча якты эзләр калдыра.

Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә берсеннән-берсе истәлекле чаралар даими үткәрелеп тора. Халык күңелен яулаган күренекле шәхесләр белән очрашулар күңелдә аеруча якты эзләр калдыра. 

Шундый очрашуларның берсенә чакырылган язучы, драматург Данил Салихов белән булды. «Түбәнкамалылар янына һәрвакыт туганнарым янына килгән кебек киләм», — диде ул, түбәнкамалыларга рәхмәт сүзе җиткереп. Гомуми сәхнә стажлары 172 ел тәшкил иткән Исламия һәм Хәлил Мәхмүтовлар династиясеннән булган Лилия ханым «Ай күлгә сыенганда» дигән китабында шәһәрдәшләребез Рәфәт Шәйдуллин, Рәхимә ханымның образларын чагылдырган журналист Гөлсинә Галимуллина, 19 яшеннән Әфган сугышы мәхшәрен татыган Фәһим Бикмиев белән очрашулар берсеннән берсе матур узды. Фәһим Бикмиев «Кирәк түгел безгә байлыклар да, Кирәк түгел алтын сарайлар», — диде кадет мәктәбе укучылары алдында ясаган чыгышында.

Бүгенге көндә Мәскәүдә яшәп иҗат итүче, Халыкара Язучылар берлеге рәисе урынбасары, галим Ринат Мөхәммәдиев белән очрашуга аерым тукталасы килә. «Татар язучысы» дигән исемне горур йөртүче Ринат Сафа улының 1990 нчы елларда болганчык заманны ачыктан-ачык чагылдырган «Кенәри — читлек кошы» дигән китабын Американы куып җитеп, узып китәргә җыенган, бишьеллык планнарны җиң сызганып вакытыннан алда үтәргә өйрәнгән халык, чират торып укыган идек. Өчдүрт ел чамасы элек Ринат Сафа улының «Кыргый атауга сәяхәт» дигән китабын тетрәнеп укыдым. Бу китабында язучы шул ук болганчык еллардагы вакыйгаларның шаһиты булган ике якташыбызның фаҗигале язмышы турында яза. Әфган сугышында кан коеп, инвалид булып кайткан офицер белән солдат, төрле кыенлыкларга, эзәрлекләүләргә, ришвәт бирмәгәннәре өчен янауларга түзә алмыйча дөнья читенә урнашкан Яңа Зеландиягә, ул илнең башкаласыннан ерак урнашкан, Тын океандагы утрауда яшәргә мәҗбүр булулары, шулай да киләчәктә Россиядә тормыш яхшырачагына, дөреслек өстен чыгып, туган илгә — туганнары янына әйләнеп кайтуларына өметләрен югалтмыйча гомер итүләрен мавыктыргыч итеп, ачыктан-ачык яза. Ринат Мөхәммәдиевнең үзен күреп, якыннан аралашу тарихи хатирә булып, күңелдә калды. 

Сүземне йомгаклап, безнең рухи дөньябызны баету өчен армый-талмый эшләүче китапханәче кызларыбызга рәхмәт әйтеп, аларга бу мактауга лаек хезмәтләрендә зур уңышлар телибез. 

Земфира Гарифуллина
Фотолар https://vk. com/tukai_nk

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев