Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә «Кояшка очучы Ак каз» дигән китапны тәкъдир итү чарасы узды

Китап Түбән Кама шәһәре һәм районы керәшеннәренең тормышы һәм көнкүреше турында сөйли.

Шушы көннәрдә Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә керәшен җәмгыяте һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Кояшка очучы Ак каз» дигән китапны тәкъдир итү чарасы узды. 

Китап Түбән Кама шәһәре һәм районы керәшеннәренең тормышы һәм көнкүреше турында сөйли. Басмага материаллар туплау, төзү һәм бастырып чыгару өчен башлап йөрүче — керәшеннәр җәмгыяте идарәсе рәисе, Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины Тамара Алексеевна Баһаветдинова. Кичәдә ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашты, бу бәйрәм һәм шатлыклы көнне рухи яктан якын кешеләре арасында булуы өчен һәркемгә рәхмәт белдерде. Китап авторы Газимҗан Сабиров башка китаплардан аерылып торган басманы чыгару нечкәлекләре белән уртаклашты. Килгән кунаклар арасында әлеге китапны укып чыккан һәм үзләре дә бу китап герое булган шәһәрдәшләребез дә бар иде. Алар китап турындагы фикерләре белән уртаклаштылар. Очрашу «Сүрәкә» кызларының, «Баш Чишмә» гаилә ансамбле, Ольга Вәлиуллина һәм Лиса Басыйрованың җырлары белән үрелеп барды. 

Әлегә бик аз нөсхәдә чыккан бу китап белән китапханәдә танышырга мөмкин булачак. Керәшеннәр җәмгыяте китапханәгә әнә шундый зур бүләк ясады.

Әлбәттә, чара мөхтәрәм кунакларыбыз — Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина, милли җәмгыятьләр җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашыннан башка шундый матур һәм эчтәлекле узмас иде. Китапханә системасының бердәм командасына рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. 
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев