Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың Кама Аланы бистәсендә яшәүче Альмира Мәҗитова милли курчаклар ясый

Мондый матур, милли курчаклар һәркемдә кызыксыну тудыра.

Кама Аланы бистәсендә яшәүче Альмира Мәҗитова искиткеч матур, милли курчаклар ясый. 

Альмира үзе Тукай районының Биклән авылы кызы. Почта хезмәткәре белгечлегенә укыса да, ул башка юнәлештә — тегү фабрикасында эшли. Бераз соңрак йомшак уенчыклар тегә торган оешмада да хезмәт куя. Бәлки менә шушы эш урыны анда искиткеч матур курчаклар тегүгә мәхәббәт уяткандыр?! 

Курчаклар киендерүгә этәргеч булган бер вакыйганы искә алып китик әле. Исегездәме, 2021 ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» дип игълан ителгән иде. Менә шушы вакыйга язма героенда милли киемле курчаклар коллекциясен булдыру теләге уята. Беренче эш итеп, интернеттан һәр милләткә хас бизәкләр, шул халыкка гына хас булган орнаментлар хакында мәгълүмат туплый һәм әкренләп эшкә керешә.

Курчакларга матур киемнәр генә тегеп калмый, аларга алка, брошка кебек бизәнгечләр дә тага әле ул. Шулай итеп, бүгенге көнгә курчакларның саны илледән артып китә. Алар арасында республикабызда, күп милләтле Россиядә яшәүче милләт вәкилләре курчаклары булса, киләчәктә Җир шарында яшәүче милләт курчаклары белән тулыландырырга уйлап йөри Альмира. Бу юнәлештә эшли башлаган инде — испан, корея курчакларын тегеп тә куйган.

Кечкенә кием тегү бик вак, күп вакыт сорый торган хезмәт. Катлаулыгын, зурлыгына карап, бер курчакка костюм тегү өчен атна да, ай да узарга мөмкин. Альмирага бу эшендә ире, балалары ярдәм итә. Ире төрле очрашуларга, ярминкәләргә йөртә, ә балалары киемнәр тегә башлаганда образлар тудырырга, бизәкләр сайларга ярдәм итә. Аның бу шөгыленнән апалары да читтә калмый — төрле материаллар, тукымалар, бизәнү әйберләре табарга булыша. 

Курчакларга күлмәкләр тегүдән кала да кул эшләре белән шөгыльләнергә ярата ул. Татар халкының электән килгән матур гадәте буенча, кәләш кияүгә чыкканда барлык бирнәне үз куллары белән әзерли. 2023 елны Альмира ханымны «Вышитая карта Татарстана» проектында катнашырга чакыралар. Ул ризалык белдереп, Чистай һәм Буа районнары карталарын чигә. 

Альмира ханым шәһәребездә генә түгел, республика һөнәрчеләре арасында да танылган белгеч. Аның эшләре төрле күргәзмәләрдә урын ала, быелгы Сабантуйда үзегез дә күргәнсездер бәлки? Казанда булган Сабантуйда да аның кул эшләренә сокланмый калучы булмаган.

Мондый матур, милли курчаклар һәркемдә кызыксыну тудыра. Аларны чит ил кунаклары да теләп сатып ала, берсен хәтта Майамига да алып киткәннәр. 

«Әлеге шөгылем башкаларда соклану уята, милли киемнәргә кызыксыну уята икән — мин бик шат. Һәр курчагыма күңел җылысы салып, җиренә җиткереп эшлим. Сораучыларга бирәм, төрле күргәзмәләргә куям. Әлбәттә, бу эшемдә төп терәгем — гаиләм. Аларга зур рәхмәтлемен. Ирем теләктәш булмаса, курчак киендереп утырып булмас иде», — ди ул. 

Аның кул эшләре югары бәяләнә, әле күптән түгел генә узган «Фантазии в действии» республика бәйгесендә беренче урынны алуы шул хакта сөйли.

Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев