Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың Гаилә елына багышланган күргәзмә тәкъдим итте

Күргәзмә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә үтте.

6 сентябрьдә Казанның «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә Түбән Кама районы үзешчәннәренең «Чишмәләр иле син — туган як» дип исемләнгән концерт тамашасы булды.

Әлеге чарада Керәшен җәмгыяте дә актив катнашты. Халыклар дуслыгы йорты мәйданчыгында Гаилә елына багышланган күргәзмә тәкъдим иттек. Күргәзмәдә Геннадий Макаров экспедициясе фотосы төшерелгән көзге тора иде, без аны «Үткәннән караш» дип атадык. Милли киемнәр кигән манекеннар куелды, милли ризыклар, борынгы экспонатлар һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителде. Керәшен халкының «Сүрәкә», «Баш Чишмә», «Җиз кыңгырау» фольклор ансамбльләре сәхнәдә туй йоласын күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Данил улы Натфуллинга һәм жюри әгъзаларына керәшеннәр җәмгыяте тарафыннан «Кояшка очучы Ак каз» дигән яңа китап бүләк ителде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев