Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың беренче сыйныф укучыларына янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр

32 нче гимназия укучыларын янгын сүндерүче һөнәре белән таныштырдылар.

Түбән Каманың 35 нче янгын сүндерү бүлеге коткаручылары беренче сыйныф укучыларына янгын куркынычсызлыгы буенча дәрес үткәрде.

32 нче гимназия укучыларын янгын сүндерүче һөнәре белән таныштырдылар, бүлекчә җитәкчесе аларга сугышчыларның көн тәртибе һәм бурычлары турында сөйләде, саклану киемнәрен күрсәтте, янгыннарга каршы көрәш тарихлары белән уртаклашты.

«112 номеры буенча шалтыратып, сез үзегезнең исемне һәм кайда булуыгызны ачык әйтергә тиеш. Шуңа күрә өй адресын төгәл белергә тиешсез. Янгын башланса, качмагыз!» — дип сөйләде балаларга 35 нче янгын сүндерү бүлеге җитәкчесе Алексей Потапов.

Экскурсия барышында малайлар һәм кызлар янгын сүндерүченең хәрби киемнәрен киеп карадылар, янгын сүндерү машиналарын тикшерделәр. 

Экскурсия ахырында балаларга җиңел автомобильгә капкан утны сүндерү тәртибен күрсәттеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев