Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың 7 нче балалар китапханәсендә «Белем иленә сәяхәт» экскурсиясе үтте

Катнашучылар «Мәктәп» дип аталган корабта белем дулкыннары буенча мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар.

Быел Белем көне 2 сентябрьгә туры килде. Бу көн яңа уку елының башлануын символлаштыра, яңа белемнәр, ачышлар, кызыклы уку проектлары, иҗади идеяләр белән бәйле. Бу көн сыйныфташлар, мәктәп дуслары һәм укытучылар белән очрашу көне. 

Бу уңайдан, шәһәребез һәм районыбыз китапханәләрендә традицион бәйрәм чаралары һәм кызыклы уеннар үтте. Түбән Кама шәһәренең 7 нче балалар китапханәсе коллективы А. С. Пушкин исемендәге 3 нче лицейның яңа укырга кергән беренче сыйныф укучылары өчен «Белем иленә сәяхәт» экскурсиясен әзерләп үткәрде. Катнашучылар «Мәктәп» дип аталган корабта белем дулкыннары буенча мавыктыргыч сәяхәткә чыктылар. Алар белән бергә төрле әкият геройлары да сәяхәт итте. 

Балалар «Әкиятле», «Математик», «Кызыклы» һәм башка утрауларда булдылар, анда аларны төрле кызыклы бурычлар көтә иде. Укучылар «мәктәп серләрен» чиштеләр, танылган әкият геройларын искә алдылар, «Билгеле», «Сүзне дәвам ит!» викториналарында катнаштылар. 

«Сүзне дәвам ит!» викторинасында балалар «мәктәп» рифмаларына күңелле сүзләр сайладылар. Аларга сорауларга дөрес җавап бирергә китапханә фондының кызыклы китаплары һәм төсле журналлары ярдәм итте. 

Ләйсән Әхмәтҗанова, Түбән Каманың 7 нче балалар китапханәсе хезмәткәре
Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев