Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың 33 нче мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары атна буе китапханә буенча сәяхәт иткән

Бу очрашуларда балалар китапның берни белән дә чагыштырып булмый торган мәгълүмат чарасы икәненә тагын бер кат ышандылар.

«Экскурсия», «сәяхәт» дигән сүзләрне ишетү белән без табигатькә чыгуны — болын, урман аланы, я булмаса зоопарк яки елга буен күз алдына китерәбез. Ә бит китап битләре буенча сәяхәт итү дә бик кызыклы, мавыктыргыч һәм файдалы. 

Сентябрь аенда, мәктәптә укулар башлану — мәктәп укучылары өчен җаваплы чор. Балаларга укуларында ярдәм итү йөзеннән, без дә үзебезнең китапханәбездә укучылар өчен төрле чаралар уздыра башлыйбыз. 33 нче гомумбелем бирү мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары атна буе китапханә буенча сәяхәте әнә шул чараларның берсе. Алар өчен махсус оештырылган актуаль китап күргәзмәләре балаларда зур кызыксыну уятты. Кызыклы мәгълүматларга бик бай булган Әхсән Фәтхетдиновка багышланган күргәзмә, кече галерея форматында укучыларны җәлеп итте. 

Россиядә 2024 ел А. С. Пушкин елы дип игълан ителде һәм Пушкинга багышланган күргәзмәинсталяцияга бер генә дә игътибар итми булмый. Чыршы төбендә тиен чикләвек вата, ә чикләвекнең әкияттәге кебек «алтын» булуына малайлар һәм кызлар хәйран калдылар. Алтын чикләвекне ваткач, эченнән чыккан төшнең гади түгел, викторина сораулары белән икәнен белгәч, гаҗәпләнүләренең чиге булмады. Күргәзмәдәге алтын чылбырны күрү белән укучылар, бердәм рәвештә, шигырь юлларыннан өзекне кычкырып сөйләделәр. 

Ни генә дисәк тә, балалар китап укырга ярата. Яңа китаплар һәм китапханәнең фонды белән танышу зур кызыксыну уятып кына калмый, укучыда китапка тартылу уята. Бу очрашуларда балалар китапның берни белән дә чагыштырып булмый торган мәгълүмат чарасы икәненә тагын бер кат ышандылар.

Резедә Галиева, 37 нче балалар китапханәсе мөдире
Фото шәхси архивтан

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев