Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманың 31нче мәктәбендә укучылар сугышканнан соң җинаять эше кузгатылды

10 яшьлек малай һәм 9 яшьлек кыз пластилин бүлешә алмаган.

Түбән Камада мәктәп укучылары сугышканнан соң тикшерүчеләр «Ваемсызлык» маддәсе буенча тикшерү эшен башлады. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Искәртеп узабыз, әлеге хәл 24 сентябрьдә 31нче мәктәптә булган. Укытучы сүзләренчә, 10 яшьлек малай һәм 9 яшьлек кыз пластилин бүлешә алмаган. Балалар бер-берсенә начар сүзләр әйтергә керешкән һәм сугыша башлаган.

Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин тикшерүнең барышы турында үзенә хәбәр итәргә кушкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев