Түбән Каманы урап узу юлын төзегәндә зыян күргән юлларны ремонтлый башладылар
Сүз Тукай районында Яр Чаллы — Борды автомобиль юлының 15 км 185 метр озынлыктагы участогы турында бара.
Федераль юлчылар Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу өчен төзелгән төбәк автоюлын торгызуга керештеләр. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сүз Тукай районында Яр Чаллы — Борды автомобиль юлының 15 км 185 метр озынлыктагы участогы турында бара. Хәзер эшчеләр юлның өске катламын кисәләр, аннан соң гомуми калынлыгы 11 см булган ике катлы өслек салалар. Эшләрне апрель ахырына төгәлләү планлаштырыла.
Тукай районында «Волго-Вятскуправтодор», Глававтодортранс һәм ТР Транспорт министрлыгы арасындагы килешү кысаларында 63 км төбәк автомобиль юлы ремонтланачак. Шуларның 9,3 километры узган ел торгызылган.
Ремонт өчен акча федераль бюджеттан бирелә, суммалар проект документациясендә каралган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев