Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Каманы әйләнеп узу юлының икенче этабында асфальтобетон җәю төгәлләнде

Эшләрне 2024 ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узу юлының икенче этабында асфальтобетон җәю эшләрен төгәлләделәр.

Төп төзелеш эшләре Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен урап уза торган 26-55 км участокта башкарылган. Әлеге этапта төзелешкә юлчылар 2022 елның гыйнварында керештеләр.

Белгечләр җир эшләрен башкарган, «юл киеме»нә нигез салганнар һәм асфальтобетон өслек түшәгәннәр, дип хәбәр итә «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ матбугат хезмәте.

Хәзер белгечләргә автомобиль юлын төзекләндерү — электр яктырту линияләрен, барьер киртәләрен, юл билгеләрен, тавыштан саклаучы экраннарны һәм кыргый хайваннардан саклаучы киртәләрне төзеп бетерәсе калды.

Искәртәбез, урап узу юлы төзелешен 2024 ел ахырына кадәр тәмамларга планлаштыралар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев