Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камага РФ субъектларыннан килүчеләр бер атна эчендә яңа паспорт ала

Донецк өлкәсеннән Түбән Камага яшәргә килгән ирле-хатынлы Гордеевлар Россия паспорты алды.


Алар анда СССР чорында ук эш буенча Уралдан киткән булганнар. Ә безнең шәһәрне туганнары янына кунакка килгәч ошатканнар һәм бөтенләй күчеп кайтырга карар кылганнар. Бездәге миграция бүлекчәсенә Россия гражданлыгы алу турында гариза язгач, бер атнадан да азрак вакыт эчендә аларның Россия гражданнары булуларын раслап, кулларына кызыл паспортлар тапшырыла. 

Гаилә башлыгы Павел Гордеевның куанычы эченә сыймый. «Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын, аның гражданнарының хокукларын һәм бурычларын үтәргә; дәүләт һәм җәмгыять файдасына Россия Федерациясе гражданы вазифаларын үтәргә; Россия Федерациясенең азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга; Россиягә тугры булырга, аның мәдәниятен, тарихын һәм традицияләрен хөрмәт итәргә тантаналы рәвештә ант итәм», — диде ул Россия паспортын алу тантанасында. 

Миңнеруй Гордеева да Россия гражданлыгы алуы белән горурлануын яшерми. «Без, әйтерсең, үз өебезгә кайткан кебек булдык. Түбән Кама бик ошады. Шәһәр бик матур, чиста, чәчәкләргә һәм агачларга күмелгән», — дип тәэсирләре белән уртаклаштылар алар. 

Миграция мәсьәләләре бүлегендә рәхмәт сүзләрен еш ишетергә була. Россиядә Донецк һәм Луганск республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләр өчен Россия гражданлыгын алуның гадиләштерелгән тәртибе гамәлдә. «2022 елның дүртенче октябрендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Россия составына дүрт яңа субъектның керүе турындагы законга кул куелды. Аның нигезендә, бу республикаларда яшәүче кешеләр Россия Федерациясе гражданнары дип таныла һәм яңа субъектлардан килгән гражданнарга Россия паспортлары бирелә», — дип аңлатты Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәсенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Ольга Голякова. 

Тормышларын Түбән Камада чиста, яңа биттән башлаган ирле-хатынлы Гордеевлар тыныч тормышта бәхетле яшәргә лаек.

Анастасия Шакирова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев