Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камадан ун кеше контракт буенча хезмәт итәргә китте

Алар Үзәк хәрби округ, Төньяк флот бүлекчәләрендә, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәчәк, шул исәптән МХОда катнашачак.

Дүшәмбе, 30 сентябрьдә, Оборона министрлыгы белән контракт төзегән ун Түбән Кама кешесе хәрби хезмәткә китте.

Алар Үзәк хәрби округ, Төньяк флот бүлекчәләрендә, һава-десант гаскәрләрендә, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы бүлекчәләрендә хезмәт итәчәк, шул исәптән МХОда катнашачак. 

Сугышчыларны туганнарыннан тыш, хәрби комиссар Газинур Ситдыйков, Түбән Кама муниципаль районының мобилизацион әзерлек һәм халык иминлеге бүлеге начальнигы Раил Габилуллин, руханилар һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары озатты.

Хәзер Татарстанда Оборона министрлыгы белән килешү төзүчеләр бер тапкыр 2 млн сумга кадәр түләү ала. Сумма РФ Оборона министрлыгыннан, республикадан, муниципалитетлардан түләүләрне исәпкә алып формалаштырыла.

РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк heroes-tatarstan. ru сайтында яки 117, +7 (917) 292-26-12, +7 (965) 589-78-50, +7 (965) 589-72-98, +7 (8555) 44-04-17 телефоннары буенча белергә мөмкин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев