Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камадан контракт буенча хезмәткә Мисыр гражданины китте

Ул медбрат сыйфатында хезмәт итәчәк.

Түбән Камада 29 августта контракт буенча хезмәт итәргә китүчеләрне озаттылар.

Алар һава-десант гаскәрләре подразделениеләрендә хезмәт итәчәкләр, шул исәптән МХОда катнашачаклар.

Команда составында медбрат вазифасында хезмәт итәчәк Мисыр гражданины да бар иде. Ул институтның өч курсын тәмамлаган һәм укуын дәвам итү өчен акча кирәк булганлыктан, контракт төзергә була. Алга таба аның шулай ук гражданлык алу һәм Россиядә яшәү планы бар. НТР 24 хәбәрчеләренә билгеле булганча, контрактчының 7 абыйсы һәм апасы бар. Ул гаиләдә иң кечесе, ә өлкәннәре инде үз гаиләләрен булдырган. Егетнең әтисенә — 70, әнисенә 65 яшь.

Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, локаль сугышлар һәм хәрби конфликтлар ветераннарының Түбән Кама бүлекчәсе вәкилләре, шулай ук туганнары хәрбиләргә үгет-нәсихәт сүзләре әйтте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев