Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камадан биш кеше контракт буенча хезмәт итәргә китте

Аларны Үзәк хәрби округ һәм Төньяк флот бүлекчәләренә җибәрәчәкләр.

4 сентябрь иртәсендә Түбән Каманың биш кешедән торган командасы контракт буенча хезмәткә китте. Аларны Үзәк хәрби округ һәм Төньяк флот бүлекчәләренә җибәрәчәкләр.

Моннан тыш, ир-атлар махсус хәрби операциядә катнашачак. Аларны туганнары белән бергә Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, руханилар, шулай ук «Сугышчан туганлык» вәкилләре озатып калды.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк, икенче сентябрьдән Татарстанда бер тапкыр бирелә торган түләүне ике миллион сумга кадәр арттырдылар. Шул рәвешле сугышчылар республикадан 1,3 млн, РФ Оборона министрлыгыннан 400 мең, ТР муниципалитетларыннан 300 меңгә кадәр акча алачак. Моннан тыш, контрактчыларга ай саен 210 мең сумнан башлап хезмәт хакы түләнә.

РФ Хәрби Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117, яки +7 (917) 292-26-12, +7 (965) 589-78-50, +7 (965) 589-72-98, +7 (8555) 44-04-17 телефоннары буенча тулырак белергә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев