Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камадан биш кеше контракт буенча хезмәт итәргә китте

Хәрбиләр Көньяк, Үзәк, Көнчыгыш, Ленинград, Мәскәү хәрби округларында хезмәт итәчәк.

Дүшәмбе, 5 августта Оборона министрлыгы белән контракт төзегән биш кеше Түбән Кама хәрби комиссариатыннан хезмәт урыннарына китте.

Хәрбиләр Көньяк, Үзәк, Көнчыгыш, Ленинград, Мәскәү хәрби округларында хезмәт итәчәк, шул исәптән СВОда катнашачак, дип сөйләде шәһәр һәм район хәрби комиссары Газинур Ситдыйков.

Традиция буенча сугышчыларны озатырга туганнары һәм хәрби комиссардан тыш, руханилар һәм «Боевое братство» локаль сугышлар һәм хәрби конфликтлар ветераннарының җирле бүлеге вәкилләре җыелды.

  • Хәзер Татарстанда хәрби хезмәткә контракт төзүчеләр бер мәртәбә 1 705 000 сумга кадәр акча ала алачак. Арту 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегәндә 400 мең сум федераль түләү билгеләү белән бәйле.
  • РФ Кораллы Көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында тулырак heroes-tatarstan. ru сайтыннан яисә 117 телефоны яисә +7 917 292-26-12, +7 965 589-78-50, +7 965 589-72-98, +7 (8555) 44-04- 17 телефоннары буенча белешергә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев