Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камадан «Барс» позывнойлы хәрби: «Контракт миңа тотрыклы хезмәт хакы бирде»

29 яшьлек түбәнкамалы исемен атарга һәм фотосында йөзен күрсәтергә үзе рөхсәт бирде.

«Ватанны сакларга барырга мин инде күптән тели идем, ләкин моңа кадәр ни өчендер ниятемне тормышка ашыра алмадым. Бервакыт кичен телевизордан яңалыклар тапшыруы караганда, безнең солдатларның ничек сугышуларын күрсәттеләр. Менә шунда мин башкача көтәргә кирәк түгел, барырга һәм Россия өчен көрәшергә кирәк, дигән ныклы карарга килдем», — дип искә ала «Барс» позывнойлы Антон Новиков.

Героик гамәл 
29 яшьлек түбәнкамалы исемен атарга һәм фотосында йөзен күрсәтергә үзе рөхсәт бирде. «Күрсәтегез, карасыннар, оялыр сәбәбем юк», — дип елмаеп куйды Антон. Ул бер ел элек Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Ватанны сакларга барырга кирәк, дигән карарын ул бер көн эчендә кабул итә. Иртән торуга, хәрби комиссариатка барып, теләген белдерә. Аннан чыккач, әнисенә шалтыратып, барысын да сөйләп бирә. «Мин эштә идем. Күз яшьләре, борчылулар күп булды. Башта аны бу карарыннан кире кайтарырга тырыштым, ләкин ул үз сүзендә нык торды» — дип сөйләде Галина Юрьевна газета хәбәрчесенә. 

Шул ук кичне Антон, әнисе белән сөйләшеп, дөрес карар кабул иткән дигән нәтиҗәгә килә. «Ул — олы кеше һәм үзе хәл итәргә хокуклы. Мин моны героик гамәл дип саныйм. Әйе, мин дә, баласын яраткан һәр ана кебек, бик нык борчылам, кайчак төннәрен йоклый алмыйм. Авыр, әлбәттә. Бу минем кайгым, шул ук вакытта минем горурлыгым да!» — диде хатын, улының күзләренә карап. 

Антон яшь чакта да хәрби хезмәттә булган, ул вакытта ул һава десанты гаскәрләре сафларына эләккән. Шуны истә тотып, Антонны Псков дивизиясенең десант-штурм бригадасына, разведка төркеме составына билгелиләр. Бер ел эчендә ул Төньяк Донецкида, Запорожьеда була. Өч тапкыр яралана, соңгы ярасын Херсонда ала.

«Мин төркемдә җитәкче булган идем. Утрауларга йөзеп чыктык, шуңа күрә бронежилетлар һәм каскаларыбызны алмаган идек. Днепрга нибары 450 метр чамасы калганда, дошман белән күзгә-күз очраштык. Без алты кеше идек, алар — дистәдән артык. Безгә минометлар һөҗүм итә башлады. Яныма бер граната төшеп шартлады, аягым яраланды. Елга аша кире йөзеп чыктым, дошман минометын куып җиттем. Без яңадан ут астына эләктек. Анда мин аркама кыйпылчыклы яра алдым», — дип сөйләде Антон, ул көннең нечкәлекләрен искә алып. 

Тиздән сугышчыны Севастопольгә дәваланырга китерәләр. Аягына баскач, ул Түбән Камага отпускага кайткан. Шуннан бирле бер ай үткән инде, бер атнадан Антон кабат хезмәт итәргә китәчәк.

Сез — Ватанны, Ватан сезне саклый! 
«Контракт миңа тотрыклы хезмәт хакы бирде. Түләүләр даими бара, хезмәт хакы буенча тоткарлыклар юк. Яраланган өчен дә яхшы компенсация алдым», — дип уртаклашты Антон. Шулай ук ул бу акчага фатир алырга җыенуы, Казанга күченергә хыяллануы турында сөйләде. 

Махсус хәрби операция тәмамланганнан соң ир-ат хәрби карьерасын Татарстан башкаласында «Барс» махсус билгеләнештәге отрядында дәвам итәргә планлаштыра. Әнисе улы ярдәмендә фатирга һәм гаражга салымнардан азат ителүен сөйләде. Йорт идарәсенә барлык кирәкле белешмәләрне биреп, хәзер аның коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар да алган. 

Сүз уңаеннан, Татарстанда — РФ буенча контрактчыларга иң югары түләүләр. 2 сентябрьдән безнең төбәктә алар 2 миллион сумга кадәр җиткән: республикадан — 1,3 миллион сум; РФ Оборона министрлыгыннан — 400 мең сум; ТР муниципалитетларыннан — 300 мең сумга кадәр. 

Татарстан Республикасында контрактны ничек имзалау, түләүләр, ташламалар, контрактчылар гаиләләренә ярдәм итү турында тулырак мәгълүмат: 
• https://heroes-tatarstan. ru/ 
• https://batyr-kazan. ru/ 
• 117 (ТР буенча) 
• 8 (800) 222-59-00 (башка төбәкләрдә яшәүчеләргә) 

Тагын бер мөһим хәбәр: безнең төбәктә контракт төзүчеләргә эчке киемнән алып аяк киемнәренә кадәр кием-салымның тулы комплекты, шулай ук медицина аптечкасы бирелә. Моннан тыш, ТР муниципалитетлары үз сугышчыларына өстәмә рәвештә әйберләр һәм азыктөлек җыелмалары бүлеп бирә. 

Хәзерге вакытта тышкы рекрутинг системасы эшли башлавы да билгеле булды. Контракт хезмәтенә җәлеп итү өчен теләсә кем контрактка кул куйган һәр кеше өчен 100 мең сум алырга мөмкин. 

Ничек рекрутер булырга, астагы телефоннардан шалтыратып белергә мөмкин: +7 965 589-74-83; +7 965 589- 76-98. 

Башка төбәкләрдә яшәүчеләр дә, Татарстанга килеп, контрактка кул куярга һәм 2 миллион сумга кадәр бер тапкыр бирелә торган түләүләрне алырга мөмкин. Аларга Татарстанга кадәр юл, контрактны рәсмиләштерү вакытына яшәү өчен уңайлыклар билгеләнгән, туклану, кием-салым өчен дә түләнә. Контрактка кул куярга теләүчеләр өчен телефон: 8 (800) 222-59-00.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев