Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада җылылык бирү вакыты билгеле булды

Җылыту сезоны биш көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градус булса башлана.

Сентябрь уртасыннан Түбән Камада җылылык бирүне башларга планлаштыралар. Бу хакта төзелеш департаментының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр әйтүенчә, җылылык бирү якынча 15 сентябрьдән башланачак, әмма башта ул социаль объектларга — хастаханәләргә һәм поликлиникаларга, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, урта һәм югары уку йортларына, ә соңрак торак йортларга биреләчәк.

«Хәзерге кагыйдәләр буенча, торак йортлар өчен җылыту сезоны биш көн дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы +8 градус булса башлана», — дип яза белгечләр.

Бүгенге көндә Түбән Камада һәм Түбән Кама муниципаль районында җылыту чорына әзерлек ахырына якынлаша. Сүз уңаеннан, шәһәрдә һәм районда барлыгы 1005 күп фатирлы торак йорт һәм 288 социаль объект бар.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев