Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада хатын-кызлар консультациясендә 1,2 меңгә якын йөкле хатын-кыз исәптә тора

Шуларның җидесе — башка шәһәрнекеләр.

Түбән Кама перинаталь үзәгендә узган атнада 37 бала дөньяга килгән. Шуларның җидесе — башка шәһәрнекеләр, дип хәбәр итә Түбән Кама район балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә хатын-кызлар консультациясендә барлыгы 1182 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балаларның патология бүлегендә 23 бала һәм 13 әни бар.

Моннан тыш, узган атнада балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә — 466, перинаталь үзәктә 87 мөрәҗәгать кабул ителгән.

Шулай ук 875 бала ОРВИ диагнозы белән поликлиникага килгән, 227 пациент травмпункт табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Стационарда 285 пациент дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев