Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада узган атнада 76 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган

Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Узган атнада Түбән Кама үзәк район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бригадасы кешеләрне коткарырга мең тапкырдан артык юлга чыкты. Бу хакта хастаханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бер атна эчендә юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән, өчесе пешкән, тагын ике ир-ат салкын тию белән ашыгыч медицина үзәгенә китерелгән. Моннан тыш, 76 пациент көнкүрештә һәм урамда төрле җәрәхәтләр алган.

Табибларга респиратор авырулар симптомнарына 78 кеше зарланган. Инфаркт белән 10 пациент кабул итү бүлмәсенә китерелгән, ә 18 кеше инсульт белән хастаханәгә озатылган.

Бригадалар хастаханәгә барлыгы 445 пациент китергән, шуларның 197се хастаханәгә озатылган, калганнарына кабул итү бүлмәсендә ярдәм иткәннәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев