Түбән Камада укучылар конкурсы тәмамланды, анда 220 кеше катнашты
Үзәк китапханәдә узган финалга 72 катнашучы сайлап алынды.
220 түбәнкамалы муниципаль нәфис сүз конкурсында катнашты. Аларның һәркайсына Габдулла Тукай иҗатыннан яисә аңа багышланган шигырь укырга кирәк булды.
Иң яхшыларны берничә яшь категориясендә билгеләделәр, иң өлкән катнашучыга — 72, иң кечесенә — 4 яшь. Үзәк китапханәдә узган финалга 72 катнашучы сайлап алынды. Җиңү һәм беренче өчлеккә эләгү өчен аларга бар булган сәләтләрен күрсәтергә туры килде.
Шигырьләрне рус телендә дә, татар телендә дә укыдылар. Жюри әгъзаларына, гадәттәгечә, иң яхшыларын билгеләү җиңел булмады.
«Беренче, икенче, өченче урыннар 26 апрельдә Тукай һәйкәле янына чакырылачак, без аларны бүләкләячәкбез, барлык финалистлар да үз призларын һәм котлауларын алачак», — дип сөйләде Тукай исемендәге үзәк китапханәнең хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Анфиса Фәйзетдинова.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев