Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада тугыз катлы йорт тәрәзәсеннән бала егылып төшкән

Хәзер малай хастаханәнең травматология бүлегендә.

Түбән Камада шимбә көнне, 15 июньдә, Мурадьян урамындагы 4а йортының дүртенче кат тәрәзәсеннән биш яшьлек малай егылып төшкән. Бәхетсезлек очрагы көндезге сәгать икеләр тирәсендә була.

НТР 24 хәбәрчеләренә билгеле булганча, бу вакытта баланың әнисе өйдә булмаган, аны апасы карап торырга тиеш булган. Гаиләдә барлыгы өч бала үсә, әниләре аларны ялгыз тәрбияли.

Хәзер малай хастаханәнең травматология бүлегендә. Аның оча сөякләре сынган, умырткасына зыян килгән. 

Табиблар сүзенчә, җәрәхәтләр критик түгел, тернәкләнү буенча фаразлар яхшы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев