Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада туган Азат Мифтахов террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде

Бу хакта мәгълүматны Росфинмониторинг сайтында табарга була.

Түбән Камада туган Азат Мифтахов, шулай ук Казанда яшәүче Сергей Новиков террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертелде. Бу хакта мәгълүматны Росфинмониторинг сайтында табарга була.

2019 елның февралендә Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтахов һәм университетның тагын биш студенты шартлаткыч җайланма ясауда катнашы булуда шикләнелеп тоткарлана. Соңрак түбәнкамалыны «Бердәм Россия» партиясенең Химкидагы офисына төтен шашкасы ыргытуда гаеплиләр, шуннан соң ул алты елга гомуми режимлы колониягә хөкем ителә. Соңрак түбәнкамалыга җәзаны йомшартулары билгеле була.

Сергей Новиков быел июль аенда тоткарлана. Ул террорчылык оешмасында катнашуда һәм Казанның танк училищесына һөҗүм әзерләүдә шикләнелә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев