Түбән Камада ТКХ мәсьәләләре буенча башкарма комитет җитәкчесенең яңа урынбасары билгеләнде
Бу хакта Рамил Муллин «эшлекле дүшәмбе»дә хәбәр итте.
Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары итеп Максим Парамонов билгеләнде. Бу хакта Рамил Муллин «эшлекле дүшәмбе»дә хәбәр итте.
Белеме буенча Максим Геннадьевич инженер-икътисадчы, политехника институтын тәмамлаган.
«Муниципаль хезмәт үсешенең барлык баскычларын да үтте, баш белгечтән алып Чаллы идарәсе башлыгы урынбасарына кадәр. Киләсе 3-5 ел эчендә безнең төп проблема — шәһәр хуҗалыгы стандартларына туры килгән инфраструктураны эшләү. Уңышлар сезгә», — дип теләк белдерде шәһәр мэры.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев