Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Түбән Камада Тинчурин театрының гастрольләре узачак

Тамашачыларга күрсәтеләчәк спектакльләрнең берсе — быелгы сезонның премьерасы.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры яңа сезонның беренче премьерасын Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә күрсәтергә җыена. 8-9 октябрьдә бу шәһәрләрдә Тинчурин театрының гастрольләре узачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Тинчуринлылар гастрольләргә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваятен (автор — Фәтхи Бурнаш, режиссер — Зөлфәт Закиров) һәм «Гомер буе сине көтәм» мелодрамасын (авторы — Илһам Гали, режиссер — Рәшит Заһидуллин) алып чыга.

Түбән Кама шәһәренең Халык иҗаты йортында 8 октябрь 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваяте, 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм»" мелодрамасы күрсәтеләчәк.

9 октябрьдә Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда 14.00 сәгатьтә «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваяте, 18.30 сәгатьтә «Гомер буе сине көтәм»" мелодрамасы тәкъдим ителәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев